"Лайк" бәласе

Автор работы

Айзиля
Абдрахманова
16 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

“Лайк” бәласе

Аһ, шушы Ислам Саматовичны! “Тарихны өйрәнергә кирәк, балалар! Ул – безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә”,  – дип тукылдый да тукылдый! Су буе бер кирәкмәгән әйбер яздыра. Һаман дата, термин, дата, термин...  Әйтергә онытканмын: әле Николай I, II, Пётрлары бар, Явыз Иван, Әби патша... Патша да патша, сугыш та сугыш... Бер тыңларлык кызыклы вакыйгасы юк. Кем әйтмешли, ат хәтле буе белән заводка эшкә бару урынына, мәктәпкә укытырга килгән, бу гәүдәсе белән ишеккә дә сыймыйдыр инде. Күзлеге дә бигрәк килешсез, карт бабайларныкы төсле... Дәрес буе сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли...   Утырам инде шунда, “хәзер төшеп китәм” дигән башымны кулым белән терәтеп, аның күзлегенә карап. Тыныч кына аңлатсын иде тарихын, юк бит. Миңа бәйләнгән була: “Тырышсаң, укый аласың инде син. Башың эшли, ятларга, укырга гына кирәк, Миләүшә! Телефоныңны бераз читкәрәк куеп торсаң...” Аннары китә инде берәр сәгатьлек нотыклары... Әллә миңа бәйләнүдән рәхәт табамы соң ул? Аның миндә ни эше бар? Ни телим, шуны эшлим! Әле бит шул “Күзлек” миңа “еллык”ка өчле чыгарам, ди. Бөтен фәннән “4”ле, “5”легә генә укып, көндәлегемне бер “3”ле “бизәп” торсынмы инде хәзер? Менә, ичмасам, Фәрит Сабитович яхшы иде: ник бер сүз әйтеп карасын, тыныч кына дәресен аңлата, берәүгә дә дә бәйләнми иде. Пенсиягә чыгып кына әрәм булды абыебыз.

Аһ, шушы Ислам Саматовичны! Ел буе укымаганны, иртәгә ничек сөйлим инде. Юк, аңламыйм мин тарихны, бөтен җаным-тәнем белән күрә алмыйм! Кырык биш минут буе сөйли шул Иваннарын, Романовларын, ничек теле армыйдыр. Язып утыруның ни кызыгы булсын, шунда берәр мисал яки мәсьәлә чишәргә дә бирми бит ул!

Э-эх... Элегрәк без тарих белән дус идек бит. Фәрит абый киткәч, берара тарих дәресләрен укымый тордык, аннары яңа укытучы килде. Дәрес керми торган арада өйрәнгәннәрем дә онытылган. “Күзлек” килгәч, аның укытуын ошатмадым һәм тарих фәненә булган мәхәббәтем бөтенләй сүрелде. Аннары мин бу фәнне кирәк түгел дип саный башладым, укымадым. Бер карасаң, Википедия булганда, тарихны өйрәнеп утыруның ник кирәге бар? Ачасың да карыйсың...

Интернет дигәннән... Әллә телефонда утырып алырга инде, соңгы фотом ничә “лайк” җыйды икән? Бая телефоным сүнгән иде. “Зарядкасы тулгандыр” дип, телефонга  килеп тотынуым булды, күз алларым әлҗе-мелҗе  килеп, вак зәңгәрсу шакмаклар белән капланды...

***

– Балалар, барыгыз да дәресне өйрәнеп килгәндер дип ышанам. Бүген кайберләрегездән телдән имтихан алачакмын. Темабыз “2000-2020 елларда бабаларыбызның көнкүреше”. Әзерләнә торыгыз.

Туктагыз, нинди бабалар, нинди 2020 еллар тагын?! Әллә бераз ычкына башлаганмы бу Ислам Саматович?!

Тиз генә янәшәдә утыручы Илназга төртәм:

– Абый ни сөйли ул?

Тыңламаган булып кылана.

– Илназ дим!

– Нәрсә инде, ишеткәнсеңдер бит, ә? Бәйләнмә әле, – дип тагын нидер язарга тотына.

“XXI гасырда безнең бабаларыбыз акыл ягыннан бераз үсә, баш мие күләме шактый зур була. Шуның белән бәйле рәвештә, алар берникадәр ачышлар ясый, примитив наносмартлары,  ягъни алар телендәгечә әйтсәк, төрле компьютерлары, телефоннары була. Самолет, метро кебек транспорт чаралары да уйлап табалар...” дигән юлларны тиз генә партадашымның планшетыннан укып алдым.

Шулчак каршыбызда бернинди китап-дәфтәрләрнең булмавына, ә зур гына планшет барлыгына игътибар иттем. Планшет дип, бармаклар экран буенча йөрми, ә һавада эленеп торган хәрефләргә баскалый, галограмма диимме соң шунда.

“Мәктәп каян шулхәтле акча алды икән?!” – дип, бер гаҗәпләнсәм, сыйныфташларымның хәзерге заман кешеләрен “бабай” дип сөйләве мине бөтенләй сүзсез калдырды.

Нишләгән соң болар бүген, әллә миннән көләләр инде. Аңлыйм: миңа тарихны белмәү килешми, тик бу кадәр кыланмыйлар инде!

Шулчак гел “ике”легә генә укучы, дәресләрдә посып кына утыручы Илдар кул күтәрмәсенме! Күзләрем шар булды. Сөйләп китте бу:

– XXI гасырда яшәүчеләрне бик надан, башсыз булган дип әйтә алмыйбыз. Ләкин алар югары акыл белән дә әллә ни аерылып тормаганнар...

Укытучы абыйга күзем төште, бик канәгать йөз белән башын селкеп утыра. Чыннан да, бераз “китә” башлаган, ахрысы. Ә сыйныфташым һаман сөйли:

– Ерак бабаларыбыз күбрәк белем алу, баш миләрен 100%ка эшләтү урынына χάος γύρωны ( хаос гиро), ягъни ялкауланып, эшсез ятуны өстенрәк күргәннәр. Алар шул замандагы Инстаграм, Вконтакте, Твиттер, Ватсап  дип аталган социаль челтәрләрдә утырганнар. Анда фотолар куеп, лайклар җыеп, язышып һ.б. әйберләр эшләп вакыт уздырганнар. Иң популяр әйберләрнең берсе ниндидер песиләр яки башка тематикадагы кызыклы видеолар карау булган. Боларның барысы белән бөтен дөньяга танылу мөмкинлегенә өметләнгәнннәр....

Илдар бик күп сөйләде, “Күзлек” аның сүзен куәтләп дәвам итте.

– Ләкин әле бу гына түгел. Бабаларыбыз заманында сугышлар чагыштырмача аз булган. Ни өчен?.. Дөрес, алар көчле атом бомбасы уйлап тапканнар. Бер караганда, бу – зур ачыш, ә икенче яктан – бәла. Нишләп бәла, әйдәле, Миләүшә, сөйләп җибәр, – диде тарих укытучыбыз.

– Абый, Википедия бар ич, ачыгыз да карагыз, – дигән шаяртуымны укытучы яратмады, күрәсең, кашларын җыерды.

Үзем белгәнне тыкылдарга туры килде инде:

– Атом бомбасы – бик әйбәт, чөнки ул әллә нинди зур сугышларны булдырмый тора.. Коралыбыз бик көчле, Америка бездән курка.. Ә начар ягы... атом сугыш була калса, барыбыз да үләчәкбез, – дип, әйтеп кенә бетергән идем, бөтен сыйныф, шул исәптән Ислам Саматович та шаркылдап көләргә тотындылар.

– Тукта инде, Миләүшә, нинди сугыш, нинди Америка тагын?! Утыр, “ике”ле, – дип, көчкә әйтте абый, көлүеннән туктый алмыйча.

Шаккаттым... Юк, билгегә түгел, ә сыйныфның көлүенә. Әллә бүген тагын да миңгерәдемме икән?! Дөрес сөйләдем бит инде... Дәреснең калган өлешендә күктән төшкән кеше кебек утырып чыктым. (Дәрес тә артык озын иде бүген, әллә техничка апа тәнәфес бирергә онытып утырамы?)  Күп сөйләделәр: кешеләр “эшче һөнәрләр” дип юләрләнеп, фәнне үстерә алмаганнар, бик надан булганнар, имеш... 

Ахыр чиктә түзә алмадым, торып бастым да:

 – Ислам Саматович, җитте, бик “кызык” булды спектаклегез! 45 минут буе әкият тыңлыйм, тарих кайда соң монда?! Миннән көләсезме соң сез?! Урамда XXI гасыр, аңлыйм, ләкин бу маскарад өчен генә мәктәп шундый гаджетлар сатып алдымы? Туктатыгыз уеныгызны!”, – дигән идем, бөтен класс тагын көләргә тотынды. Әллә кичә соң ятуым ярамады, әллә миннән кеше көлкесе ясарга тырышалар инде?!

Шулчак дәрес буе бик тыныч, канәгать утырган укытучының кашлары янә җыерылды:

– Миләүшә, белмисең икән, тыңлап кына утыр. Бая Америка дип көлдердең, хәзер әллә кайчангы гасырны бүген дип сөйлисең. Алдагы дәресләрдә өйрәнгәнне тагын бер кабатлыйм: “Без 4719 елда яшибез, моннан 1500-2000 еллар элек Җирдә зур катастрофа була: ялгышлык беләнме, әллә юкмы, ләкин син әйткән бомба шартлый һәм кешелек юкка чыга. Җир планетасы икенче Марска охшап кала, ләкин без аны кире үз хәленә кайтара алдык. Чөнки бомба шартлаганчы ук, кешеләр Айда яши башлаган була инде. Без, Айда яшәп исән калган бабаларыбызның оныклары, туган планетабызга кайттык. Яңа эра башланды... Боларны әллә кайчан өйрәндек бит инде, Миләүшә...

...Бомба, яңа эра, Айда тормыш?! Ә Николай I, II, Пётр кайда? Явыз Иваннарны бүтән өйрәнмибезмени инде??? Ә Путин нишләде? Ул һаман президентмы соң әле?..

Минем башым чатный, шул ук вакытта мең дә бер сорау тынгы бирми. Ә бөтен кеше шырык-шырык көлә. Янә башым әйләнергә тотынды, күз алдымда тагын теге зәңгәрсу шакмаклар бии башлады...

***

... Уянып киттем... Палата тулы врач, авыз-борынымда ниндидер көпшәләр, кулларыма тагын әллә ниләр тоташтырганнар...  Ток бигрәк каты суккан икән!

...Эх, Сез, Ислам Саматович, “атом” дигән буласыз. Ә мин бит кичә Вконтактедагы фотомда ничә “лайк” булганын гына карамакчы идем. Мин исән, ә айфоным... айфоным үлгән... Димәк, Википедия дә минем өчен бүтән юк. Хәзер тарихны өйрәнергә дә вакытым күп була инде. Бәлки, бу – яхшыга дадыр: киләчәк буын безне надан булган, интернеттан башка берни дә белмәгән дип уйламасын әле.

Ислам абый, киләчәк буын, көтегез, күрсәтәм әле мин сезгә!

проголосуйте за нее
Вверх
17 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу