Ак роза үпкәсе.

Автор работы

Алина
Марданова
14 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

    Көннэрдән бер көнне бакчада үскән ак роза чәчәгеннән бик күп таҗ бөртегедәй яшь тама. Моны күреп янәшә тирәдәге аллы,сарылы,кызыл розалар аның иптәшләре бик аптырап калалар.

          Тирә - юньдә кошлар да тынып кала, кубәләкләр дә очмый, әммә ак розанын хәлен кычыткан белергә тели. Ул ничектер алар тирэсендэ яши торган була.Кычыткан бик тиз генә тавыш бирә:

          -Әй,розалар, сез нигә иптәшегезне үпкәләттегез?                                                                                                          

  Аның бит иртән искән көчле җил таҗларын койган, ул бик күңелсез хәлдә калган дип сөйләп китә. 

  Розлар бу хәбәрне ишетеп тиз генә ак розага үз таҗларын бүләк итәләр. Ак роза моңа бик куана һәм ул иң матур купшыбикәгә әйләнә. Тирә юньдәге розалар аңа бик соклана, аңа хәрчак син безнең иң матур чәчәкләр падишасы булдың диләр.

          Ак роза янында үскән кычытканны үзенең иң күркәм күршесенә әйләндерә. Алар бик тату итеп яши бирәләр, иртән матур итеп елмаеп уяналар һәрчак ямь өстәп торалар. Ә югыйсә ак роза кычытканны, һаман кимсеткән була,көлә аннан, син күңелсез дип. Эх, ничек ялгышканмын дип иптәшләренә үзенең хатасын аңлата. Тышкы кыяфәт бизәми бит безне, ә эчке дөньябыз матурлый, әйдзгез без шуңа ихтибарлы булырга өйрәник дип өнди иптәшләрен.

 

проголосуйте за нее
Вверх
18 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу