Тапшырылмаган хатлар...

Автор работы

Наиля
Хузина
13 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

          Хөрмәтле Галимҗан Ибраһимов,

 

          Хәерле көннәр, дип, хатны башлыйсым килә һәм әсәрләрегез турында туган үз фикеремне менә шушы хат юллары аша сезгә җиткерергә телим. Кеше тормышы, ил батырларының исемнәре сезнең әсәрләрегездә үлмәс урыннарын таба.Без, XXI гасырда туган балалар бүгенге көнне сугышсыз, тыныч, аяз күкле илдә торуыбыз белән бәхетле һәм сезнең алдыгызда мәңге бурычлы булып калабыз. Бу хатны язып сезгә үземнең рәхмәтләремне китерәсем килә. Бер гасыр элек илдә барган сугыш, хәзерге кешеләргә кинофильмнар аша гына таныш. Яңа технологияләр һәм гаҗәпләнерлек ачышлар безнең дәүләтне башкалар арасыннан аерып тора, ләкин ул ачышлар башында нәкъ менә сезнең эшләрегез ята. Татар әдәбияты да урында калмады һәм шактый үзгәрде, соңгы еларда күп кенә язучылар гаилә, балалар, мәхәббәт, мәктәп еллары һәм шушыңа охшаш темаларны әсәрләрендә күтәрәләр. Бу, әлбәттә заман проблемалары белән бәйле, һәм шушында ук гасырлар арасында булган аерма күренә.

         Мәктәп программасына кергән сезнең “Алмачуар” әсәре минем күңелемдә яңа хисләр уятты, алар белән бергә хайваннарга карата да фикерем үзгәрде. Чыннан да, һәр гасыр үз проблемалары белән килә, ләкин кайберләре үзгәрмичә, бүгенге көнне дә актуалҗ булып кала. Кеше белән хайван арасында туган бәйләнеш турында сүз алып барыла, әмма әсәрнең фаҗигале ахыры  миндә җан ияләренә карата яңа фикер уятты. Әлбәттә хикәянең үзәгендә татар халкының иң көтелгән чарасы ул- Сабан туе тора...  Ләкин шушы зур бәйрәмнең эчендә үзенә карата аерым бер чара булып атлар чабышы тора. Трибуналар аша атларны күзәтү минем өчен бигрәк тә кызык күренә иде, ләкин әсәрне укып чыккач бәйрәмнең бу өлешенә минем караш шактый җитдиләнде. Хәзерге заман кешеләренә  хайваннарга, башкаларга карата кешелеклелек, шәфкатьлелек җитми дигән фикергә килергә була. Еллар үтә, ә кешенең тәрбиясе картлыкка хатле аның белән кала.

          “Кызыл чәчәкләр” әсәрен дә күз алдыннан алып куярга ярамый. Бу шактый эчтәлекле хикәя иды. Инде беренче сүзләр аша мин узем очен нәтиҗә ясый ала идем. Безнең милләттәшләребез, туганнарыбыз кан түгеп, үзенең тормышларын көрәш юлында калдырып безгә якты киләчәкне бүләк иттеләр. “Без түбәннән, тормышның тәбеннән күтәрелдек.”- дигән җөмлә үзәгемә кереп калды. Ә мәк чәчәкләрен күрүгә әсәрнең өзекләре күзгә чалына башлый. Бу хикәяне укуы миңа аеруча авыр булып күренде, чөнки мондый авыр газапларны миңа күрергә дә, ишетергә дә язмаган иде. Ә үземнең бабаларымның тормышларын, үткән газапларын искә алгач, әсәрнең әһамияте тагын да үсә. Нәни кешенең күзләре аша бу авырлыклар тагын да куркынычрак булып күренде. Әлбәттә, бу безнең халкыбызның фаҗигале тормышының бер мисалы.

          Рәхмәт сезгә, Галимҗан абый Ибраһимов!Шушы сүзләр белән уземнең хатымны тәмамлыйсым килә.

          Зур ихтирам белән, Әлмәт шәһәре Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең 7нче “А” сыйныфы укучысы Хуҗина Наилә.

проголосуйте за нее
Вверх
57 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу