Сак булыгыз юлларда!!!

Автор работы

Ильяс
Валиуллин
20 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Муниципаль    бюджет  гомумбелем  учреждениесе 

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль  районы  Шәмәрдән  лицее»

 

 

 

 

 

 

 

Сак булыгыз юлларда!!!

Номинация - проза  на татарском языке - II Пр /00

 

 

 

                                                    Башкарды: 6 в сыйныфы укучысы

                                                      Вәлиуллин Ильяс Ильгизович

                                                      Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                      Вәлиуллина Гөлнара Рафаиловна

 

 

 

 

 

 

 

2014 нче ел

 

 

Сак булыгыз юлларда!!!

                                                                                         Сак йөрегез зур юлларда,

                                                                                Юлыкмый хәвефләргә.

                                                                                   Куелмасын һәйкәлләр дә
                                                                              Озын юл буйларында.

      Юл­лар, юл­лар... Алар озын да, хәвеф­ле дә, мавыктыргыч та, билгесез дә. Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Хәзерге вакытта күпчелек кешенең гомере юлда үтә. Без яши торган заман да  техника заманасы бит. Шәһәр урамнарын әйтәсе дә юк инде, хәтта кечкенә генә  авыл урамнары  буйлап барсаң, һәр йорт каршында машина күрәсең. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән  машинага утырасың да,  теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бу бик рәхәт: поездга, автобуска соңга калам дип ашыгасы юк; вокзалларда, тукталышларда туңып басып торасы юк; озын чиратларда билет алу өчен  интегәсе юк.  Икенче яктан караганда,  адәм балалары юлларның файдасын гына түгел, зыянын да күрә.  Елның төрле вакытында,  һава торышы нинди генә булуына да карамастан,   юлларда һәрвакыт  көчле хәрәкәт:  машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. Кешеләр бик еш кына, ашыгып, төзәтеп булмаслык ялгышлар да җибәрәләр. Юлларда булган хәвеф –хәтәрләрдән күпме кеше зыян күрә. Күпме кан, кайнар яшь түгелә. Инвалид утыргычына утыручылар саны көннән-көн арта, күпме кешенең гомере өзелә. Ә бит якты дөньяны калдырып китүчеләр  арасында  балалар да күп. Шунысы күңелгә тынычлык бирми, киләчәк тормышыбыз турында уйландыра. Мисалларны да шактый китерә алыр идем. Әнием сөйләгән бер очракны гына язып китәсем килә. Бу фаҗигагә шактый еллар үтсә дә, әнием аны бик еш искә ала, йөрәктәге җәрәхәтләре  әле һаман да төзәлмәгән. Казанда яшәүче бер апабыз иреннән 8 айлык бала белән кала. Ул сабыен авырлык белән үстерә, яңадан гаилә корырга уйламый. Бар назын улы Рөстәмгә  бирә. Аны тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына аяк бастыра. Өйләндерә, оныгы якты дөньяга килә. Инде авырлыклар артта калган кебек була. Мәрьәм апа улы,  килене, оныгы  белән матур гына гөрләшеп яшәп ятканда, бәхетсезлек килеп чыга. Оныгы Айнурны мәктәптән кайтканда машина бәрдереп, 10-15 метр гәүдәсен сытып, өстерәп алып бара.  Машина йөртүчесе исерек, сөйләшерлек хәлдә дә булмый. Тыелган урында сәгатенә 60 км тизлек белән барасы юлны 120 км тизлек белән үтә. Нәтиҗәдә, 10 яшьлек малайның– минем якын туганымның чәчәктәй гомере өзелә. Апабыз  бу авыр кайгыны күтәрә алмый, 3 айдан соң вафат була. Рөстәм абый белән Гөлнур апаның йөрәкләрендә төзәлмәслек  яра кала. Бу фаҗига булмаса, мин әле Айнур абыем белән рәхәтләнеп, чын күңелдән серләшә алмас идеммени?..

     Шәмәрдән авылында  да  2009нчы елда булган вакыйга  бөтен халыкны тетрәндерә. 9нчы сыйныфны тәмамлаган егет, җәй көне кич белән Фрунзе урамыннан (Шәмәрдәндә үзәк урамнарның берсе) өенә кайтып барганда, руль артына исерек килеш утырган йөртүченең корбанына әверелә.  Яңа гына зур тормышка адым ясаган егетнең гомере өзелә.  Аның бит матур хыяллары да булгандыр, әти-әнисен сөендереп, аларга  ярдәм итәсе дә килгәндер, ошатып йөргән  кызы да булгандыр... Җәйнең бер матур киче бөтен хыялларны чәлпәрәмә  китерә. Эмильнең үлеме әти-әнисен хәсрәт утына сала. Шофёрның тормышы да аяныч тәмамлана: таң аткач, күрәсең, үз акылына килә, төзәтеп булмаслык хата җибәргәнен аңлый, гомерен төрмәдә уздырасын күз алдына китереп, якты дөнья белән хушлаша,  үз-үзенә кул сала. Машина йөртүченең гаиләсенә дә зур кайгы килә.

    Минем уйлавымча, юл фаҗигаләренең төп сәбәбе – исерек хәлдә руль артына утыру. Бу кеше инде икеләтә җинаятьче. Иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы-хәсрәтләргә илтә ул.  Исерек шофер үзенең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы башка  бер гаепсез кешенең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя бит.  Хәмерле стаканга  үрелгәнче шул турыда уйланыгыз, машина йөртүчеләр! Руль артына утырган һәркем җаваплылык тоярга тиеш. 

    Минем үземнең юлларда нинди дә булса хәвеф-хәтәр булганын үз күзләрем белән күргәнем юк. Күрергә дә язмасын иде! Әмма якын туганымның, лицей укучысының  юл-транспорт һәлакәте фаҗигасе корбаннары булуы йөрәгемне телеп-телеп ала. Минем шофер абыйларга  мөрәҗәгать итәсем килә: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз, ашы­гу ях­шылык­ка илт­ми.  Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләребезне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисебез килә. Шуны онытмагыз: сез­нең кул­да кеше яз­мыш­лары. Юл буе­на куелган бил­геләр­гә игъ­тибар ите­гез! Юл йөрү кагый­дәләрен төгәл үтәгез! Өй­дә һәр­кай­сыбыз­ны да кай­гырып якын­нарыбыз көтә. Моны беркайчан да онытмагыз! Хөр­мәт­ле шофёр­лар, эшегез бик авыр, җа­вап­лы, зур игъ­тибар сорый. Ашык­кан вакыт­ларыгыз да буладыр, эш­ләрегез дә күп­тер. Ләкин һәр кешегә үз өенә исән-сау кай­тыр­га, һәр­кем­гә дә хәвеф-хәтәр­сез яшәр­гә яз­сын!”

     Машинада барганда һәрберебез игътибар итә: юл буйларында истәлек ташлары – һәйкәлләр көн саен арта бара. Аларны күрәбез дә сүзсез калабыз, һәрберебез дә эчтән генә уйлана, Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән үзең сакла, дип тели. Юл буенда һәйкәлләр – һәрберебезгә бик җитди кисәтү. Күпме кешенең, әле гомер уртасына да аяк басарга өлгермәгән яшьләрнең, сабыйларның юл һәлакәте аркасында йөрәге тибүдән туктый. Күз яшьләре елга булып ага, йөрәкләрдә төзәлмәс яра кала. Шуларны белә торып та, күпләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәми. Каядыр ашыгып, аек булмаган хәлдә рульгә утыра, тизлек режимын сакламый, юл чатын, алда баручы транспортны дөрес урап узмый,  җәяүлеләр дә  еш кына юл йөрү кагыйдәләрен боза. Машина салонында махсус утыргычлар куймыйча, баланы автомобильгә утыртып, юлга алып чыгып киткән ата-анага да аклану юк!   Мондый ялгышлар  гафу ителми. Без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. Гомер бер генә бирелә. Шуңа да кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл һәм намус белән үтәргә кирәк. Өстәвенә уяу һәм сизгер булырга тиешбез. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртиптә тотарга тырыша, әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

     Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп кешеләрнең гомерләре өзелә. Гаепне кемнән эзләргә соң?   Мондый хәвеф – хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?     Без күп вакытта  машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен боза дип уйлыйбыз. Чынлыкта, җәяүлеләр дә гаепле  бит. Җәяүле кеше, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем кебек үк, беренче чиратта айнык булырга тиеш. Юл аркылы чыкканда  җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк. Кичү булмаган җирдә юл аша чыкканда башта уң якка, аннан сулга карау зарур. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр. Ә инде тротуар булмаган юлда каршы як хәрәкәт полосасының иң читеннән бару хәвефсезрәк булыр. Минем уйлавымча, бу кагыйдәләрне балалар бакчасыннан ук сабыйларга өйрәтергә кирәк, ләкин тәрбиячеләр генә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Балаларга җәяү йөрү, велосипед йөртү, пассажир булып йөрү кагыйдәләрен әтә-әниләр, тәрбияче-укытучылар, өлкәннәр аңлатырга һәм өйрәтергә тиеш. Бу – бик җаваплы эш. Эшнең нәтиҗәсе ахырында – бала гомере бит... Ә ул – бәһасез! Өлкәннәргә  әйтәсе килгән сүзләрем  шул: “Балагызга юл билгеләрен күрсәтегез, аңа ул билгеләрнең ни өчен куелганлыгы турында сөйләгез.  Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Үзегез хаталар җибәрмәгез. Урамда йөргәндә, юл аша чыкканда һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Юл аша чыгар алдыннан, светофорның эшләү – эшләмәве белән кызыксыныгыз, светофорда янган төсле утларның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте белән турыдан – туры бәйләнеше барлыгы хакында балагызга да аңлатыгыз. Якынлашып килүче транспорт алдыннан чабып чыгарга ярамаганлыгын төшендерегез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барысын да эшләгез!”

    Авариягә китерүче сәбәпләр шулхәтле күп, барысын да тезеп бетереп булмый  һәм аларның бик күбесендә кеше факторы беренче урында тора. Юл һәлакәт­ләренең төп сәбәп­ләрен ачыклау буенча тик­шерү дә уздыр­ган­нар. Тикшерү нәтиҗәсен­дә һәлакәт­ләр­нең сигез сәбәбе ачыкланган:

1. Руль артына эч­кән килеш уты­ру. Барлык юл фаҗи­галәренең 40%ы спирт­лы эчем­лек­ләр кул­лану аркасын­да килеп чыга.

2. SМS-хәбәр­ләр җи­бәрү. Бу кесә телефонын­нан сөй­ләшеп баруга караган­да да кур­кыныч­рак.

3. Эмоцияләр, дөрес­рәге, аларны тыя бел­мәү.

4. Тизлек­не арт­тыру. Барлык һәлакәт­ләр­нең 13%ы һәм үлем белән төгәл­ләнүче юл фаҗи­галәренең 33%ы югары тиз­лек аркасын­да килеп чыга.

5. Куркыныч­сыз­лык кае­шын эләк­тер­мәү.

6. Ба­лалар­ны мах­сус креслога утырт­мау, каешларын эләк­тер­мәү.

7. Руль артына арган килеш уты­ру, нәтиҗәдә йок­лап китү.

8. Һа­ва торышын дөрес бәяләмәү. Мәсәлән, көп­чәк­ләр­не вакытын­да алыштыр­мау.

   Руль артында тәҗрибәле йөртүчеләр дә, сатып алган таныклык белән йөрүчеләр дә бар. Белә торып тәртип бозучылар да байтак. Менә шундыйлар аркасында юл фаҗигаләре күбрәк була да инде, үзләре имгәнә яисә һәлак була, бүтәннәрне дә харап итә. БМО тарафыннан 2005нче  елда юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнгән – ул ноябрьнең өченче якшәмбесенә, быел унҗидесенә  туры килә. Бөтен дөньяга ишетерлек итеп кычкырасым килә: “Кешеләр, бер-берегезгә, юл билгеләренә, юл кагыйдәләренә бик тә игътибарлы булыгыз! Газиз әти-әниләрегезне, сөеклеләрегезне, кадерле балаларыгызны, яраткан туганнарыгызны сагыш утларына салмагыз!”

 

 Сак булыгыз юлларда,

                                               Шәһәрдә һәм авылда,

  Перронда, тукталышта,

                                              Һәм, әлбәттә, урамда.

    Сабыйлар һәм өлкәннәр,

                                               Җәяүле, рульдәгеләр,

                                               Юл йөрү кагыйдәсен

                                               Үтәгез һәммәгез дә!

 

 

проголосуйте за нее
Вверх
140 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу