Хуш, авылым

Автор работы

Язиля
Афзалова
19 лет
Номинация: 
Поэзия на татарском языке

Хуш авылым, китәм инде,

Олы шәһәр чакыра.

Китмәс идем, калыр идем,

Кирәк белем алырга.

Кызыл тауга карыйм үзем,

Бигрәк горур, тәккәбер.

Күзем ала алмый торам,

Тиз үтә икән гомер.

Урманнарым, су буйларым,

Барча җанга кадерле.

Туган җирне, авылымны

Яратуым бик көчле.

Челтер-челтер итеп ага,

Тавымның чишмәләре.

Киткәндә дә озатып кала,

Авылым юкәләре.

Иртән торып, күзем ачсам,

Күз алдымда Кызыл тау.

Күңелемә шатлык өсти,

Авылымны бер урау.

Елга буйларына төшсәм,

Үсеп утыра талларым.

Бала-чакны искә төшереп,

Җәелгән урманнарым.

проголосуйте за нее
Вверх
266 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу