Гаилә елы

Автор работы

Альберт
Мухаметшин
19 лет
Номинация: 
Поэзия на татарском языке

Безнең  Татарстанда

Гаилә елы узды.

Президент тарафыннан

Гаиләгә багышланды.

 

“Гаилә, гаилә” – диябез без.

Нинди сүз соң ул – гаилә?”

Мәхәббәткә, ышануга,

Наз, яратуга ия.

 

Һәр кешенең бу җирдә

Үз гаиләсе була.

Гаиләнең татулыгы,

Наз, яратудан  тора.

 

Тик гел назланып кына,

Тормыш бармый бит җирдә.

Төрле авыр хәлләр дә

Булгалый бит гаиләдә.

 

Нинди генә хәл булса да,

Булсын гаиләләр тату.

Һәрбер үткән кеше әйтсен:

«Кара, нинди гаилә бу!”

 

Шул гаилә рәтенә

Безнең гаилә дә керә.

Чөнки безнең гаиләдә

Сабырлык хөкем сөрә.

 

Барлык эшләрне дә без

Бергәләшеп башкарабыз.

Һәр атнаның ялында

Әбиләргә кайтабыз.

 

Моннан да зуррак бәхет

Бармы икән дөньяда?

Тату гаиләдә яшәү –

Иң зур  бәхет җиһанда.

 

Хәтта һәрбер кош-кортның да

Үз гаиләсе була бит.

Бар көчләренә алар да

Үз оясын кора бит.

 

Һәрбер кешенең бу җирдә

Янсын гаилә учагы.

Сүнмәсен ул, сүрелмәсен,

Яктыртсын  ул дөньяны!

проголосуйте за нее
Вверх
38 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу