Сочинение

Автор работы

Хадиджа
Шамсутдинова
12 лет
Номинация: 
Проза на татарском языкекатегория от 10 до 13 лет

Ипи кадере.
Безнең авылдан ерак түгел, басу уртасында бер күл бар. Аның исеме дә – Кыр күле. Менә шул күлнең, ни гаҗәптер,җәй уртасында суы кибә һәм ул бер тирән чокырга охшап кала. Ул күлдә беркем дә су коенмый. Менә шушы 4-5 метрлы чокырга бер малайның да төшкәне юк. Төштем дип мактанышалар, әмма беркем дә күрмәгәч, ул саналмый. Ә менә мин, кыз бала булсам да, шул чокырга төшеп мактанган малайларның борыннарына чиртергә булдым.
Алай да Кыр күленә беренче үзем генә барырга булдым. Дөнья хәлен белеп булмый, я көлкегә калырмын. Велосипедымны өстә калдырдым да, бөтен кыюлыгымны җыеп, аска төшеп киттем. Күлнең уртасына басып, өскә карап торсам, куркыныч булып китте. Чыннан да, биек икән. Шулвакыт аяк астында, җир убылып, мин аска очтым. Күземне ачсам, шул күлнең уртасында ятам. Торып басып өс – башымны кагындым да, тизрәк өскә үрмәләдем. Менеп җитсәм, велосипедым юк. Беркем дә юк иде бит тирә – якта. Шул арада алып киттеләр микәнни? Күзгә яшьләр килде. Туктале, тукта? Монда бит көнбагыш, ә каршыда кукуруз басуы иде. Ә хәзер тирә – ягымда мин таный алмаган арыш, бодай, арпа, солы үсеп утыра. Әкәмәт ?!!! Моның юлы да мин килгән юл түгел бит. Ат арбасы эзләре ярылып ята. Безнең авылда инде күптән атлар бетте. Минем өчен иң аянычлысы - кукуруз басуы түгел, ә велосипедымның юкка чыгуы иде.
Күз яшьләремне коя-коя авылга таба атлыйм. Мин бит инде күптән асфальт юлга килеп чыгарга тиеш, ә ул һаман да юк. Кулымның арты белән күзләремне сөрттем. Әнә авыл күренеп тора. Шул ук урында булса да, безнең авылга охшамаган. Йорт түбәләрендә салам, төсле коймалар бөтенләй юк. Элеккеге фильмнардагы авыл күренеше бу. Әллә мин вакыт чиген кичеп чыктым микән? Мөгаен, 100 елга арттарак. Болай булгач, мине өйдә әти-әни дә, әби – бабаем да көтми ич. Миңа куркыныч булып китте.Тагын күз яшьләре түгеп алдым. Башка барыр юл булмагач, мине аякларым үзеннән – үзе авылга алып килде.
Менә монысы безнең урам, тик нишләптер бөтен урамнар да авыл башында ябылып куелган. Урам капкасын ачып, тирә-якка карап барам. Өйләр шундый тыгыз урнашкан, коймалар барысы да мин музейда күргән читән коймалар . Урамнарда сиртмәле коелар күп икән. Мин шул коеларның берсе янында сөйләшеп торучы ике хатын – кыз янына тукталдым. Алар белән кычкырып исәнләштем,әмма алар мине күрмәделәр дә, ишетмәделәр дә . Аптырагач, берәр нәрсә аңлашылмас микән дип , мин аларның сөйләшүләрен тыңлап тордым.
-Ишеттеңме әле, түбән очтагы Габдулла малае Хәсәннең дә үлем хәбәре килгән.
-И мескеннәр, хатыны итәк тулы балалар белән калды. Кайчан бетәр бу сугыш? Синекеннән хәбәр киләме соң?
-Бер атна элек хаты килгән иде:”Немец бик көчле, без һаман чигенәбез”,-дип язган
-Тизрәк җиңеп кайтсыннар иде инде. Тормыш алып барулары бик кыенлаша бит.
-Шулай, кайтыйк булмаса. Балалар көтә булыр.
Дөрес чамалаганмын икән. Каядыр 80 ел элек яшәгән кешеләр арасында йөрим. Илдә Бөек Ватан сугышы бара икән. Ничәнче ел? Аңлап булмый. Сорыйм, мине ишетмиләр. Үзебезнең йортны мин таба алмадым. Өйләр тыгыз урнашканга күрә буташтыра. Шулай да чамалап берсенә уздым. Өй эче фәкыйрь хәлдә. Бер кыз белән бер малай уенчыкка охшаган нәрсә белән уйнап йөриләр.
Яшь кенә бер хатын эскәртер дә җәелмәгән өстәлгә биш-алты бәрәңге алып килеп куйды да, балаларны ашарга дәште.
-Менә күрше Әминә апагыз бәрәңге бирде. Сыйланып алыйк әле.
-Әни, ипи юкмы? Күптән ипи ашаган юк, ипи ашыйсы килә бит.
Монысын кечкенә кыз әйтте. Әниләре каядыр чүпрәккә төрелгән, бер телем ипинең яртысы кадәр генә кисәкне алып, ике балага бүлеп бирде. Балалар сөенә – сөенә каткан ипи кисәген кимерделәр.Алар аны шулкадәр кадерләп тотып, ашыкмыйча тәмләп ашадылар.
- Ипидән дә тәмлерәк ризык дөньяда юктыр. Бу сүзләрне малай әйтте.
-Шулай улым, сугыш бетеп, әтиең генә исән - сау кайтсын, сез дә туйганчы ипи ашарсыз әле.
Шулвакыт минем бүген иртәнге ашны ашаганда өстәл астына ипи кисәген төшереп җибәрүем исемә төште. Ул бу малай һәм кыз кулындагы ипи кадәр зурлыкта бар иде.” Беркем күрмәде, алып тормыйм”-, дип сөендем бит әле.
Без һәр көнне ипи алып кайтабыз. Аның берсе - ашалып бетә, ә икенчесе сыерга яисә тавыкларга турала , сохари итеп киптерелә. Эх, менә боларга хәзер үзебезнең өйдән ипи алып килеп бирсәң иде. Минем башыма бер уй килде. Аны чынга ашырыр өчен мин Кыр күленә таба юнәлдем. Үземнең заманга кире кайтарырга исәплим. Тирән чокырга төшеп, күлнең уртасына бастым. Аяк асты чайкалып китте, мин аска очтым. Күзне ачсам, җирдә ятам. Тизрәк өскә үрмәләдем. Менеп җитсәм, велосипедым урынында, тирә – якта көнбагыш һәм кукуруз басуы. Монысы – минем заман. Өйгә кайтып, бер бөтен ипине, печенье,шикәр,конфетларны пакетка салып, өйдәгеләр күрмәгәндә чыгып киттем. Бу юлы мин чокырга курыкмыйча төштем. Күлнең уртасында күпме басып торсам да, сикереп карасам да, үткән заманга кайта алмадым. Пакетымны күл уртасына куеп калдырдым да, авылга кайтып киттем. Күз алдымда шикәр кисәгеннән бераз гына зуррак икмәк кыйпылчыгын кимерүче малай белән кыз тора. Ичмаса, исемнәрен дә белмичә калдым. Хәзер исән микән алар ?
Өйгә кайтып җиткәч, беренче эш итеп, өстәл астыннан ипи кисәген иелеп алдым. Иртәнге уйларым өчен үземә оят булып китте. Әбинең “Ипи бик кадерле ул, аны күкрәгегезгә кысып кисегез” дигән сүзләрен мин бүген аңладым.

проголосуйте за нее
Вверх
652 пользователя проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу