Работы участников

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
“Уртак язмыш” Сары яфрак коела, җирне түши, Җылытмакчы ахыры исәбе. Яфракларсыз калган агач бүген, Ялгызлыкның исен иснәде. Ялгыз калгач,моңсуланды агач, Хыянәткә ул да түзмәде. “Әй,агачым,сабыр ит син бераз, Язга кадәр генә түз яме. Язың кабат бөреләрең чыгар, Туңган җаның синең уяныр. Хыянәтче көзең артта калыр, Ямьле язда күңелең юаныр”. Кешедә дә агач язмышлары, Хыянәтне бик еш кичерә. Мәхәббәтән туган балалары, Яшәү өчен кешегә көч бирә. Агачларның балалары-ботак, Икесенә язмыш тигез, уртак. Яфракларның хыянәтен алар, Кичерәләр...
Халикова
Камиля
Количество голосов: 122
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
Салкын карны эретеп, Умырзая ата урманда. Елмаеп, хәбәр итә Яз килгәнен җиһанга. Кояш нурында коена, Кар сулары эчә ул. Чәчкәләрнең иң нәфисе, Дөньяга нур чәчә ул. Сары күзле гүзәл чәчәк Сибә үзенең хуш исен. Кар өстендә чагылдыра Зәңгәрсу матур төсен. Умырзая –яз бүләге, Җирне кочып, назын тарата. Иркәләнә кояш нурында, Умырзая язны ярата!
Ахатова
Айгиза
Количество голосов: 4
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
Яннарыңа килим əле, əнкəй, Йомшак кулларыңа сыйпалыйм. Ямансу булып китсə күңелдə, Синең күзлəреңə мин карыйм. Көннəр буе озак уйланганда Һәрчак яшьлəрем килə күздəн. Елаткан чакларым да була шул Сине, газизем, ялгыш сүздəн. Кичер мине, әгәр мөмкин булса, Тотма инде берүк ачуың. Жаннарыма жылы кертә ала Тик синең бер ныклап кочуың. Хыялларга таба очар өчен Һəрчак ныклы канат буласың. Төшенкелеккə бирелгəн чакта Ярдəм кулын миңа сузасың. ⠀ ⠀⠀⠀⠀ Назлы сүзең, жылы караш белəн Яктыртасың тормыш юлымны. Əле күп еллар тоярга язсын Əнкəй, бəгърем, синең жылыңны!
Рашитова
Гульназ
Количество голосов: 2
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
Туган үскән илнең гүзәллеген Читкә киткәч кенә аңлыйсың. Читкә киткәч кенә уйланасың, Әйбәт, начарларын барлыйсың. Читтә генә тоя беләсең син Ил кадерен, икмәк тәмнәрен. Читкә киткәч кенә сагындыра Туган өйнең җылы түрләре. Җиргә төшкәч, хәтта орлык та бит Үз туфрагын тоеп тишелә. Үз җирендә үскән икмәк кенә Яшәү көче бирә кешегә. Үз илендә һәркем тойса иде Нигез тәмен, яшәү авазын. Безнең бәхет өчен көрәшкән Әби-бабайларның газабын. Туган илне кадерләсәк кенә, Без-чын кеше, без-чын каһарман! Инде ничә буын күпме еллар Илем тарафыннан зурланган. Илем эчендәге...
Латыпова
Зиля
Количество голосов: 1
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
                 Серле күк Күк йөзен чуарлап-чуарлап, Йолдызлар сибелгән – шундый күп. Ай кызы Зөһрәнең муенына Асылташ муенса таккан күк.   Йолдызлар җемелди, чыңлый күк Чулпылар, тәңкәләр толымда. Күзәтәм шаккатып күк йөзен, Күрдем бит Киек Каз юлын да.   Беркем дә белмәгән серләр бар Бер гаҗәп могҗиза бу күктә. Кояш бар, ай да бар, йолдызлар Аз да күк бит алар, юк, күп тә.   Күк дигән диңгездә көймәдә Ай кызы йөзә, күк чайкала. Кешеләр...
Гафурова
Азалия
Количество голосов: 0
Номинация:
Поэзия на татарском языкекатегория от 14 до 17 лет
Кыргызстан - минем илем         О, Кыргызстан, туган илем,                                                                                                                                                 ...
Таранова
Зульфия
Количество голосов: 0